Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Бездә шундый хәлләр бар

Гөлшат Галиева, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры:

– Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү һәм гражданлык бердәмлеген күрсәтү максатыннан  Г.Тукай исемендәге мәктәптә “Ярдәм янәшә” акциясе оештырылды. Арабызда игелекле кешеләр күп булуы сөендерә. Мәктәбебез коллективы, әти-әниләре, укучылар көче белән зур күләмдә ярдәм җыелды. Шәхси гигиена кирәк-яраклары да, җылы оекбашлар, озак янучы шәмнәр, үлән чәйләре, консервалар, тиз әзерләнә торган ашлар, урын-җир кирәк-яраклары, какланган каз итләре, башка төр ризыклар һәм бик күп төрдәге медикаментлар, беренчел ярдәм күрсәтү чаралары туплый алдык. Акциядә катнашучы укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә ихластан рәхмәт! Кылган гамәлләрегез меңе белән үзегезгә кайтып ирешсен! Барчагызга да саулык-сәламәтлек, иминлек насыйп итсен, дөньяларыбыз тыныч булсын!

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев