Әмәкәй мәктәбе укучылары өчен чираттагы кызыклы мастер-класс үтте
Бу юлы балалар татар милли бизәнү әйбере — изү ясау серләре белән танышты.
Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Әмәкәй мәктәбе укучылары өчен чираттагы кызыклы мастер-класс үткәрде.
Бу юлы балалар татар милли бизәнү әйбере — изү ясау серләре белән танышты. Осталык дәресендә укучылар изүнең төрләре, аларның бизәлеше һәм кулланылышы турында белде. Милли бизәкләрнең мәгънәсенә төшенеп, үз куллары белән матур эшләнмәләр әзерләп карадылар. Шулай ук бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да тагып йөрергә мөмкин булган заманча изү үрнәкләре белән дә таныштылар.
Мавыктыргыч һәм иҗади мохиттә узган чара һәркемгә күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте.
Фотолар - Мөслим туган якны өйрәнү музеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев