Әфганчы авылдашларын искә алганнар
Бездә шундый хәлләр бар

Әфганчы авылдашларын искә алганнар

Симәк мәдәният йортында Әфган сугышы ветераны Зөфәр Садертдинов истәләгенә бильярд ярышлары үтте.

Ярышта Симәк авыл җирлегендә яшәүче 20ләп ир-егет катнашты. Беренче урынны Фәнүс Исламов алган. Икенче урынга – Фәнил Мифтахов, өченче урынга Илфат Габдрахманов чыккан. “Бәйгедә катнашучыларны мәрхүмнең тормыш иптәше Фәнисә Садретдинова сәламләде. Җиңүчеләргә иганәчеләр әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Истәлекле чара чәй табыны артында тәмамланды”, – дип хәбәр итә ярышларны оештыру Данил һәм Динар Госмановлар.

Данил Госманов фотолары. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев