Мөслим урта мәктәбе укучылары иҗаты
Балалар иҗаты

Мөслим урта мәктәбе укучылары иҗаты

Дөньядагы иң матур сүз, Иң кирәкле нинди сүз?

Әниемә
Дөньядагы иң матур сүз,
Иң кирәкле нинди сүз?
Җанга якын, иң газизе –
“Әни” дигән изге сүз!
Әни диеп дәшә алу –
Зур мәртәбә, зур бәхет!
Шушы бәхет бар чагында, 
Кирәк түгел һич тәхет!
Синең уңышларыңа да
Сөенүче кеше ул.
Иң олы хәзинә – әни!
Олы байлык әнә шул!
Әминә Мөхәммәтдинова, 
6 “Б” сыйныфы укучысы.
Мөслимем
Татарстанның көнчыгышында
Урнашкан Мөслимебез.
Без аны яратабыз
Олыбыз һәм кечебез.
Урамнары бигрәк төзек! 
Су буйларын әйтмим дә.
Кадерен белик, ямьсезләмик,
Матур яшик Мөслимдә!
Анда яши тырыш халык:
Барысы да эш сөя.
Яшә әле син, Мөслимем,
Барсын да сөя-сөя!
Диана Җаббарова,
6 “Б” сыйныфы укучысы.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев