Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Лицей укучылары иҗаты

Гаилә – бәхет ачкычы, диләр, Мин, әлбәттә, килешәм.

Гаиләм – бәхетем
Яхшылыклар кылып кына
Тагын бер ел үтте.
Бу елны Гаилә елы дип,
Президент игълан итте.

Гаилә кору дигән сүзләр
Һәркемгә бит ул таныш.
Гаилә булса, бар да була,
Читләтеп үтә сагыш.

Тулы гаилә булып яши
Әти-әни, әбиләр,
Тормышыбызны матурлый
Бишектәге бәбиләр.
Гашыйк парлар күп булса да,
Ялгызлары күбрәк.
Җырларда җырланган кебек
Парлап яшәргә кирәк.
Гаилә елы – бәхет елы,
Алып килсен уңышлар,
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Телим мин сезгә, дуслар!
Азалия Хәйруллина,
8 “А” сыйныфы укучысы


Бәхет
Гаилә – бәхет ачкычы, диләр,
Мин, әлбәттә, килешәм.
Чыннан да бит, гаиләсез
Яшәве дә күңелсез.

Менә кайттым мәктәптән,
Тәмле исләр таралган.
Өстәл тулы сый-нигъмәт,
Тәлинкә-кашык ялтыраган.

Әнкәемне күрү белән
Күтәрелде кәефем.
Менә әтием дә кайтты,
Тәмлүшкәләрен төяп.
Кысып кочаклап алдым,
Йөгереп чыгып каршына.
Аннан биштәрен алып,
Кереп киттем кухняга.

Нинди генә конфет юк,
Җиләк-җимешләр дә күп.
“Рәхәтләнәбез бүген”, – дип
Уйлап куйдым инде мин.

“Абыеңның кайтасы бар”, –
Дип әйтте миңа әни.
“Чамалап кына аша”, –
Дип өстәп куйды әти.

Менә хәзер көтәм инде
Абыемның кайтуын,
Бергәләп чәйләр эчәрбез, 
Сөйләшербез туйганчы.
Зилә Әгълиева, 
9 “А” сыйныфы укучысы.

Фото Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев