Виктория җиләкләрен көзгә тукландыру
Бакчачыга

Виктория җиләкләрен көзгә тукландыру

Бакчачы Рәмзия Ахмадуллина тәкъдим итте

Яфракларны кисеп чистарткач, яхшылап сугарабыз. Шуннан сон, сыек кына итеп марганцовка эремәсе белән коендырабыз (бер төпкә 0,5-1 л тирәсе).
Икенче көнне азотлы ашлама кертәбез.
Мочевина (10 л суга 1 аш к., бер төпкә 0,5-1 л (төпнең зурлыгыны карап) яки тирес әчетеп сибәбез.
Бераз су кушып әчеткән тиресне, тавык тизәген 10 л суга 0,5 л, сыер тизәген 10 л га 1 л салып сыеклыйбыз.
Алдан су сипкән җиргә һәр төпкә 0,5-1 л итеп салып чыгабыз.
Әгәр җиләкләрдә корткыч боҗәкләр күзәтелгән булса, алдан агулыйбыз. Нинди агу куллансак та ярый.

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев