Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бакчачыга

Сарымсак утырту серләре

Сезнең өчен файдалы киңәшләр әзерләдек

 1. Туфрак әзерләү һәм ашламалар

  • Сарымсак уңдырышлы җирләрне ярата, комлы туфракта да яхшы үсә.

  • Түтәлләрне алдан әзерләргә: җирне 25 см тирәнлеккә кадәр казып, утыртканчы 1–1,5 атна алдан.

  • 1 кв.м өчен ашламалар: 5–6 кг черемә, 30 г суперфосфат, 20 г калий тозы.


2. Утырту вакыты

  • Безнең җирлектә сарымсак сентябрь–октябрь айларында утыртыла.

  • Туфрак температурасы 5 см тирәнлектә +12 градуска кадәр төшкәч.


3. Орлык әзерләү

  • Бүлбеләрне утырту алдыннан гына аерырга.

  • Эре (6 гр артык) һәм уртача (3–6 гр) бүлбеләр сайлап алына.

  • Утыртырга 12 сәгать кала марганцовка яки 1% бакыр купоросы эремәсендә тотарга.


4. Утырту схемасы һәм тирәнлек

  • Рәтләр арасы: 20–25 см.

  • Үсемлекләр арасы: 10–12 см.

  • Мөһим: бүлбеләрне батырмыйбыз (буразналарга утыртабыз).

  •  3–4 см. тирәнлеккә.


5. Көзге мульчалау һәм кар тоту

  • Өстенә 2–5 см торф, черемә яки пычкы чүбе (мульча).

  • Карны тоту өчен түтәлләргә чыбык-чабык салу.


6. Язгы карау (мульчаны алу)

  • Яз көне мульча катламын алырга кирәк.


7. Язгы тукландыру

  • Беренче (кар киткәч 7–10 көн узгач): азот – 10 л суга 1 аш кашыгы мочевина яки аммиак селитрасы.

  • Икенче (15 көннән соң): катнаш ашламалар.

  • Өченче (сарымсак формалаша башлагач): 10 л суга 2 аш кашыгы суперфосфат.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев