Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Помидорның чәчәкләре коела: нәрсә җитми?

Наилә Исхакова. Балтач

– Помидорның чәчәкләре кибеп, өзелеп төшә. Нәрсә җитми икән?

Беренчедән, һава торышына бәйле бу. Помидорның серкәләре төнлә барлыкка килә. Төнлә 15 градус җылы булмаса, серкә җитешмичә кала һәм чәчәкләр коела. Серкәләнү иртән 9–11 сәгать аралыгында була. Бу вакытта помидор сабакларын селкетеп алу әйбәт. Теплицада һава температурасы 30–32 градустан артып киткән очракта серкәләр һәм чәчәкләр кибеп коела. Икенчедән, помидор куаклары куе утыртылган булмаска тиеш. Юкса алар арасында һава йөрми, астан дым бәреп торганлыктан, чәчәкләр коела. Өченчедән, чәчәк атканда, суны сирәк сибәргә кирәк. Теплицадагы дымлылык 60–70 проценттан артып киткәндә, чәчәкләр серкәләнмичә кала. Дүртенчедән, чәчәк ату чорында калий, фосфор белән тукландырырга кирәк. Яфракларына көл суы бөркү дә бик файдалы. Фитофтороз башланса да, помидор чәчәкләре кибеп коела. Чир таралмасын өчен теплица эченә, капкачын ачып, берничә савыт йод куярга мөмкин.

Чыганак: 1001 киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев