Карлыган мул уңыш бирсен өчен нишләргә?
Бакчачыга

Карлыган мул уңыш бирсен өчен нишләргә?

Киләсе ел уңышын кайгыртырга кирәк. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре шул хакта хәбәр итә

Карлыган уңышын җыйдык, алга таба нәрсә эшләргә? Июль-август айларында киләсе ел уңышын кайгыртырга кирәк. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре шул хакта хәбәр итә.

Киңәшләр:

Корыган, картайган, авыру ботакларны кисәргә кирәк. Бу һава циркуляциясен тәэмин итәчәк.

Кызыл һәм ак карлыган куагы төбенә – 1-2 чиләк, кара карлыганга 3-4 чиләк су сибегез. Аннан көз көне генә су сибәрсез.

Тамырларына зыян китермичә генә җирне йомшартырга киңәш ителә.

Куакларны тукландырырга кирәк. Бер чиләк суда 1 аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфатын эретегез, аңа 1 стакан агач көле салыгыз һәм мондый катнашманы һәр куак төбенә салыгыз. Ике атнадан соң органик ашлама, мәсәлән, 1 чиләк компостны һәр куак төбенә сибегез.

Гөмбә авыруларыннан саклау өчен фунгицид препаратын кулланырга киңәш ителә. Корткычларга каршы инсектицидлар сибәргә кирәк.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев