Гөлләрдән яшәү көче алам
Гөлләр үстермәгән хатын-кызлар сирәктер ул
Тәрәзә төбе саен чәчәкләре, купшылыгы белән матурлык тудыручы гөлләр йортка бер гүзәллек һәм нур өсти. Урамнан үтүчеләр дә еш кына тәрәзә төбен бизәп утыручы гөлләрне карап узарга ярата. Элек күпчелек яран гөл, исле гөлләр булса, бүген гөл үстерүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур.
Мөслимдә яшәүче Зәнфирә Сәетгәрәева – гөлләр яратучы ханымнарның берсе. Аларның йортында дистәләгән төрдә гөлләр үсә. Бу катлаулы һәм төгәллек сорый торган шөгыльне ул мәктәп елларыннан ук үз итә.
– Салауз-Мухан мәктәбендә безгә биология фәнен Бәхия Мәрданова укытты. Ул үз фәненә шулкадә бирелгән укытучы иде: мәктәптә нинди генә гөлләр үстермәде! Мәктәбебезгә семинарларга килүчеләр һәрвакыт сокланып китәләр гөлләргә. Укытучыбыз җитәкчелегендә безгә дә гөлләр тәрбияләргә туры килде. Мәктәп коридорында монстера гөле үсә иде. Без аның тузаннарын сөртергә ярдәм итә идек. Классыбыз белән гөлләрне күчереп утырту эшләрендә дә катнаштык. Гөлләргә мәхәббәт мәктәп елларында уянгандыр, дип уйлыйм, – ди Зәнфирә.
Мәктәптә алган күнекмәләрен өйләрендә дәвам итәргә мөмкинлеге була Зәнфирәнең, чөнки Салауз-Мухан авылында яшәүче әнисе Фәнирә ханым да гөлләр үстерергә ярата.
– Туганнар һәм дуслар яхшы белә: әнием дә матурлык “чире” белән авырый. Нинди генә гөлләр һәм чәчәкләр үстерми ул! Авылдагы өебез җәен дә, кышын да шау чәчәктә утыра, – ди З. Сәетгәрәева.
Мәктәпне тәмамлагач та Зәнфирәнең гөлләр белән мавыгуы сүрелми. Ул авылга кайткан саен әнисенә яңа гөл алып кайта.
– Чәчәк кибетләрендә озаклап йөрергә ярата идем. Гөлләрнең яңа төрләрен күрсәм, әнигә алып кайтам. Гаилә коргач, тормыш иптәшем Илгизәр дә миңа гөлләр бүләк итә башлады. Ул гөлләр яратуымны яхшы белә. Әле очрашып йөргәндә үк, өйләренә кайтып, булачак кайнанама: “Аларда менә шундый гөлләр үсә”, – дип сөйләгән, – дип искә ала Зәнфирә.
Бүген аларның йортында дис-тәләгән гөлләр үсә. Һәр тәрәзә төбендә – гөлләр!
– Моңа кадәр миләүшә гөлен утыртканым юк иде, бу арада аны үстерә башладым, – ди гөлләр яратуы йөзендә елмаю булып чагылган Зәнфирә. – Орхидеяларым күп, ике тәрәзә төбе тулы! Аларны туганнарга, дусларыма таратып бетердем. Гөлләрем чирли башласа, алар белән бергә үзем дә авырыйм. “Ни булды сиңа? Ни җитмәде микән? Әйдә, болай итеп карыйк әле”, – дип, гөлләрем белән сөйләшәм. Өебездә “реанимация”, “карантин” дип исемләнгән тәрәзә төпләре бар, аларның һәркайсы аерым бүлмәдә урын алган. Авырый башлаган гөлләрне “реанимация”гә күчерәм. Ә яңа алып кайткан гөлләрне “карантин”га куям. Кибеттән алган гөлләрдә нинди дә булса авыру, бөҗәкләр була. Аларны өйгә алып кергәнче бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы препараталар белән эшкәртәм, берникадәр вакытка “карантин”га урнаштырам. Йортка ияләшкәч, ныгыгач кына яңа гөлне башка гөлләр янына куям, – ди ул.
Гөлләр хакында шулкадәр мавыгып сөйли Зәнфирә, аны тыңлыйсы да тыңлыйсы килә. Гөлләрне хәтта питомниклардан да кайтарта икән ул! Уфада питомникта эшләүче танышлары бар. Зәнфирә алар белән элемтәдә тора, гөлләр тәрбияләү буенча киңәшләшә.
– Ихатабызда розалар, гортензия, гладиолус һәм башка күпьеллык чәчәкләр үстерергә яратам. Йортыбызда дефинбахия, декабрист, цикламен, драцена, маранта, “бәхет” гөлләре, миләүшә, бегонияләр, фикусның төрле төрләре, яран гөлләр үсә. Беренче ярдәмгә килүче каланхоэны да бик яратып үстерәм. Гөлләрем миңа күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм яшәү дәрте бирә, – ди Зәнфирә Сәетгәрәева.
Зәнфирәнең уң кулы булып, зур ярдәмчеләре – ике кызы үсеп килә. Кадрия белән Мәдинә инде бүгеннән үк гөлләр тәрбияләргә әниләренә бик теләп булышалар.
Фото – З. Сәетгәрәеваның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев