Чулпан Хәйруллинаның чәчәкләр патшалыгы
Чулпан Хәйруллинаның ишегалды – шундый матурлык белән хозурланырга мөмкин булган үзенчәлекле урыннарның берсе
Матурлыкны күрү өчен еракларга барасы түгел. Уңган хуҗабикәләрдә ул йорт янындагы бакчада ук балкып утыра. Чулпан Хәйруллинаның ишегалды – шундый матурлык белән хозурланырга мөмкин булган үзенчәлекле урыннарның берсе.
Мөслим гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Чулпан Хәйруллинаның бакчасы – чын мәгънәсендә чәчәкләр дөньясы. Биредә гадәти бакча культуралары белән беррәттән, Татарстанда сирәк очрый торган ят гөлләр, төрле чәчәкләр һәм декоратив куаклар да урын алган. Койма буйлап мәһабәт туялар тезелеп киткән. Бакчаның иң түрендә бөдрә тал иркәләнә, яз аенда бакча сирень исенә тула. Адым саен хозурлык монда! Һәр почмакның, һәр сукмакның үз төсе, һәр гөлнең үз урыны бар!
Чәчәкләр белән мавыгу Чулпанга әбисеннән күчкән. Әнисе Венера апа да кайчан керсәң дә бакчада, гөл-чәчәкләр арасында мәш килә. Чулпанның уң кулы сез, диюемә: "Чәчәкләр Чулпанныкы, мин боларга тияргә дә “куркам”, – диде ул, шаяртып.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 17 сентябрь санынна укыгыз.
Нет комментариев