Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Бакчаны кышка әзерлибез

Октябрьдә бакчада башкарыласы төп эшләр

Үсемлекләрнең кышкы салкыннарны ничек кичерүе бакчаны кышка ничек әзерләүгә бәйле. Шулай ук киләсе елның уңышы да көз көне бакчаның яхшы һәм сыйфатлы итеп әзерләнүенә тыгыз бәйләнгән. Октябрьдә бакчада һәм яшелчә бакчасында башкарыласы төп эшләр хакында “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова да искәртә.

Октябрьдә бакчачының төп эшләренең берсе – җимеш агачлары һәм җиләк куаклары утырту, үсемлекләрне кышкы чорга әзерләү. Октябрь уртасына кадәр алма, груша, слива, карлыган, крыжовник, чия агачларын утыртырга мөмкин. Салкыннар башланыр алдыннан ботакларны капларга кирәк. Күчереп утырткан үсентеләр кышка кадәр ныгып өлгерерләр, ә кышын чыныгырлар. Яшь үсентеләр туңмасын өчен, аларның төпләрен 30-40 сантиметр биеклектә өяргә кирәк.

Әгәр октябрь башында кышкы сортлы алмалар, грушалар җыеп алынган булса, агачларны мул итеп сугаралар. Моның өчен аларның һәрберсенә өч-дүрт чиләк су коярга кирәк. Ә карлыганны, крыжовникны, җир җиләген кайнар су белән сиптерергә мөмкин – бу үсемлекләргә салкыннарга каршы торырга ярдәм итәчәк.

Агачлар һәм куаклар әйләнәсендәге җирне казып чыгарга кирәк. Шулай ук фосфорлы ашламалар һәм тирес кертү мөһим. Куакларның нечкә тамырларына зыян китермәс өчен, аны сәнәк (көрәк түгел) белән казу яхшырак.

Яшелчә бакчасында җирне казып чыгарга, көл, тирес, минераль ашламалар кертергә кирәк. Казу тирәнлеге кимендә 30 сантиметр булырга тиеш. Бәрәңге, кәбестә, кишер утыртырга планлаштырган участокларга органик ашламалар – тирес, шулай ук фосфорлы-калийлы, мәсәлән, суперфосфат кертсәгез яхшы булыр. Мондый ашламалар әкрен таркала, шуңа күрә аларны көзге якта кертү яхшырак.

Яшелчәләр өчен әзерләнгән түтәлләрне пленка белән капларга онытмагыз. Бу ысул туфракка кар эрегәч тизрәк җылынырга ярдәм итәчәк.

Җиләк куакларын көзен салам, яисә, тирес белән капларга кирәк – үсемлекләрнең салкын ел фасылын ничек кичерүе шуңа бәйле. Каплар алдыннан ботакларны җиргә бөгәләр. Виноградны кисәләр, өлгереп җитмәгән өлешен алалар. Үсентеләрне баганалардан ычкындырып махсус әзерләнгән ерымнарга салырга һәм егерме сантиметр биеклеге тирәсе тирес белән күмәргә кирәк. Аның өстеннән җир белән каплап куела. Тирес урынына агач кырындысын кулланырга да мөмкин. Тик бу очрактка башта виноград ботакларының торышын карагыз: ул коры булырга тиеш, югыйсә үсентеләр һәлак булачак.

Туфрактагы бөҗәк-корткычларны юк итү өчен, агачларны һәм куакларны тимер купоросының 3 процентлы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Моны агачларда яфраклар булмаганда башкарырга кирәк. Мондый эшкәртү агач кәүсәләрендәге лишайниктан да арынырга ярдәм итәчәк. Коелган яфракларда корткычлар һәм инфекцияләр булырга мөмкин – зарарланган яфракларны участоктан чыгарырга, яисә күмәргә кирәк. Чиста яфракларны, гадәттә, компост өеменә салалар яки кышка күпьеллык үсемлекләрне каплау өчен кулланалар.

Шулай ук түтәлләрдән үсемлек калдыкларын җыештырырга һәм туфракны зарарсызландырырга кирәк, нәтиҗәдә бөҗәк-корткычлар юкка чыгачак. Моның өчен триходермин (гөмбә споралары белән порошок, таблеткалар яки бөртекләр) яки метаризин (чыбыклы кортларга һәм май коңгызы личинкаларына каршы) нигезендәге биологик препаратлар кулланыла. Препаратларны куллангач алар җиргә керсен өчен, туфракны яхшылап казырга яки тырма белән берничә тапкыр тырмаларга кирәк. Бу алым җир өстенә сибелгән препаратка туфрак өслегендә калмаска һәм туфракка тулысынча кереп бетәргә ярдәм итәчәк.

Агачларны кимерүчеләрдән һәм куяннардан саклар өчен, аларны яхшылап бәйләргә кирәк. Моның өчен шикәр һәм бәрәңгедән калган капчыкларны кулланырга, яисә, каплау материалларын сатып алырга мөмкин. Кәүсәне җирдән үк һәм мөмкин кадәр югарырак бәйләргә тырышыгыз. Яшь агачларны тулысынча капларга була. Кимерүчеләрдән саклану өчен агулы азыкны бакча буенча, биналар – өй, мунча, сарайлар тирәсенә таратырга мөмкин. Мондый азыкны дача сезонын ябар алдыннан ук урнаштыру иң яхшысы, аннары кимерүчеләрнең участокта күренмәү ихтималы бик югары булачак.

Көз уртасында суганчалы һәм төенле чәчәк атучы үсемлекләр игътибарга мохтаҗ. Дәлияләрне (георгин), гладиолусларны казып алырга, лаләләрне (тюльпан), сөмбелләрне (гиацинт) утыртырга вакыт. Үсемлекләрне катлаулы һәм органик ашламалар белән тукландырыгыз, чөнки аларга кышлау өчен көч кирәк булачак. Ашламаларның су эремәсен ясарга һәм аны үсемлекләрнең тамырлары астына түгел, ә рәтләр буйлап канауларга салырга мөмкин.

Күпьеллык чәчәкләр өчен кышка ышыклар әзерләргә кирәк. Гөлчәчәк (роза), гортензиядән чәчәктән соңгы бөреләрне, яфракларын алып ташларга, ә куакларны салкыннар җиткәнче саклау пленкасы белән урарга онытмагыз. Чәчәкләргә суык тиюдән декоратив куаклардан  коелып төшкән яфраклар катламы да сакларга ярдәм итәчәк.

Октябрь башында бакчада көзге сарымсак утырту башлана. Ай азагында бакчада көзге чәчү эшләре: петрушка, кишер, суган һәм башка кышлый ала торган культураларны чәчү эшләрен башкарырга соңга калмагыз.

– Күргәнебезчә, көз көне бакчада күп эш башкарыла. Барысын да беренче кыраулар башланганчы эшләп өлгерү мөһим. Киләсе елда да сезне бакчагыз тагын да сөендерсен һәм мул уңыш бирсен өчен һәр агачка, һәр куакка игътибар итегез, - ди Гүзәл Хөсәенова.

Фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев