Бакча эшләренең кызган чагы
Бакчачыга

Бакча эшләренең кызган чагы

Бу чорда төп эшләр: су сибү, үсентеләрне комплекслы тукландыру, түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру

Яңа уңышка нигез салу алдыннан базны чистартырга һәм дезинфекция ясарга киңәш ителә.

  • Бәрәңге: төбенә өярга һәм бөҗәкләргә каршы көрәш алып барырга кирәк.
  • Томат: җиргә яткан яфракларын һәм сабакларын алырга, өске ботакларының очларын өзәргә кирәк.
  • Борыч: өске ботакларының очларын өзәргә, өстәмә тукландырырга киңәш ителә.
  • Кыяр, кавын, карбыз, кабак: үсентеләргә үрмәләргә ярдәм итәргә кирәк.
  • Җиләк: орлык һәм мыекчалар ярдәмендә үрчетү, су сибү, өстәмә тукландыру.
  • Дару үсемлекләрен җыю: бөтнек, чамбыр, бака яфрагы, ромашка, сары мәтрүшкә һ. б.

Тукландырабыз

Июльдә һәр культурага өстәмә тукландыру үткәрергә кирәк. “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова органик ашлама сыйфатында кош тизәге (1:25) яки сыер тизәге (1:10) эремәсен, чабылган үлән яки көл төнәтмәсен – 10 литр суга бер стакан исәбеннән кулланырга киңәш итә.

Наилә Нәбиева фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев