Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакча эшләре дәвам итә. Уңыш җыябыз

Август – бакча эшләренең иң кызган чоры. Өлгергән яшелчәләрне җыеп саклауга куярга, эшкәртергә кирәк. Шул ук вакытта көздән чәчү башкарырга, агач-куаклар утыртырга, киләсе ел уңышы өчен җир әзерлисе дә бар

Ташкабакны 20-25 сантиметрга җиткәч җыярга кирәк. Баклажаннарны коңгырт төскә керә башлагач җыябыз. Югыйсә аларга ачы тәм керә. Кыяр-помидорларны ике-өч көн саен җыярга киңәш ителә.

Җәйнең соңгы аенда алма, груша, алыча, сырганак һәм чиянең соң өлгерә торган сортлары җимеш бирә. Уңышны коры көнне җыю яхшырак. Черегән һәм зарарланган җимешләрне юк итәргә кирәк, алар җимеш агачлары өчен өстәмә инфекция чыганагы булып тора. Кышкы сортлар өчен агач ботакларына ярдәмче терәкләр куярга яисә кәүсәгә бәйләргә була. Иртә өлгерә торган бәрәңгене казып, кояшта яхшылап киптерергә кирәк.

Абросимова Ләйсән фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев