Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бакчачыга

Апрельдә бакча һәм теплица эшләре: бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан киңәшләр

Баш күтәрми бакчада эшләү сезонына да күп калмады. Мул уңыш алыйм, бакчам гөл кебек булсын дисәң, хәстәрен дә алдан күрергә кирәк

Апрель – бакчачылардан тырышлык таләп итә торган, шактый мәшәкатьле ай. Апрельдә башкарылырга тиешле бакча эшләре турында сөйләвен сорап, «Интертат» тәҗрибәле бакчачы, блогер Рәмзия Әхмәдуллинага мөрәҗәгать итте.

Агач-куаклар: корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртәбез, агартабыз

Рәмзия Әхмәдуллина сүзләренчә, апрель башында агач-куаклар аерым игътибар сорый. Бу вакытта аларны корткыч-бөҗәкләр, авыруларга каршы эшкәртү бик мөһим. Тик бу эшләрнең барысын да агач-куакларның бөреләре ачыла башлаганчы башкару зарур.

«Иң беренче эш итеп, агач-куакларны авыруларга каршы эшкәртәбез. Моның өчен «Бордоская смесь», бакыр купоросы яки инде башка төрле әзер препаратлар кулланырга мөмкин. Аны инструкциясендә күрсәтелгәнчә ясап, җилсез көнне агач-куакларның барлык ботаклары да юешләнерлек итеп сиптерәбез.

Икенче эш итеп, корткыч бөҗәкләрдән профилактика ясыйбыз. Моның өчен «Искра», «Фетоверм», «Биотлин» кебек препаратлар кулланабыз. Бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы препаратларны бергә кушып сиптерергә дә мөмкин.

Апрель аенда башкарыла торган тагын бер мөһим эш: агач-куакларның – алмагачлар, чия һәм башка җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен агарту. Агарту матурлык өчен кирәк, дип уйлап ялгышмагыз. Инде әйбәт кенә кыздыра торган кояш аларның кәүсәләрендәге кабыкларын ярылдырмасын өчен дә башкарыла бу эш. Агачларны көз, яки, көздән өлгермәгән булсагыз, иртә язда агартырга кирәк. Агарта торган буяуга бакыр купоросы да кушып җибәрергә мөмкин. Бу – агачларның кәүсәләрендә «лишайник» кебек төрле чирләр таралмасын өчен эшләнә.

Рәмзия Әхмәдуллина архивыннан

Тулырак: https://intertat.tatar/news/aprelda-bakca-eslare-bakcacy-ramziya-axmadullinadan-kinaslar-5872018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев