Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа ел - иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, кабатланмас вакыйга буларак кабул итәбез.

"Кичә Бәкәбез авыл клубында "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге Бәкәбез, Сөякәй авылы халкы, туган җирләрен сагынып кайткан якташлар катнашты. Кунакларны матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы каршы алды. Бәйрәмне клуб мөдире Гөлназ Зиннәтуллина кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Яңа ел кичәсе кызыклы уеннар һәм концерт номерлары белән аралашып дәвам итте. Бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп, Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият персонажлары килде. Кичәбез чыршы тирәсендә җыр-бию, уен-көлке белән дәвам итте. Бәйрәмгә килгән һәркем күтәренке кәеф һәм бүләкләргә ия булдылар. Клубта бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде, кичә дискотека белән тәмамланды", - дип хәбәр итәләр Бәкәбез клубыннан.

Гөлназ Зиннәтуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев