Хезмәткә – дан!
Бәйрәм ярминкә белән башланып китте. Көн дәвамында узган чараларда мөслимлеләр һәм җирлегебез кунаклары бик теләп катнашты. Табигать тә җылысын мулдан өләште
Ел саен Республика көнендә районның Мактаулы гражданины исеменә лаеклылар билгеләнә. “Мөслим районының Мактаулы гражданины исемен бирү турында” мәсьәлә дүртенче чакырылыш район Советының XLII сессиясендә каралды. Быел әлеге исемгә ике кандидат тәкъдим ителде: озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән Ильяс Зиннуров һәм махсус хәрби операциядә катнашучы майор Руслан Миргалауов. Ике кандидат та бертавыштан хупланды.
30 августта “Хезмәткә – дан!” аллеясында яңа фотолар урын ала. Скверны ачу тантанасында район җитәкчелеге бәйрәм тәбрикләүләрен һәм хезмәт алдынгыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Без республикабыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Татарстан – барлык күрсәткечләр буенча да Россиядә иң көчле һәм алдынгы төбәкләрнең берсе. Юкка гына илебез Президенты В. Путин: “Татарстан – Россия Федерациясенең терәк төбәге”, – дип әйтми. Бүген без традиция буенча районыбызның хезмәт сөюче, иҗтимагый тормышка үзеннән зур өлеш кертүче хезмәт алдынгыларын хөрмәтлибез. Киләчәктә дә шулай матур хезмәт итәрсез, районыбыз үсешенә матур эшләрегез белән ярдәм итәрсез, үрнәк булырсыз, дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән! – диде Альберт Хуҗин.
Р. Миңнехановның котлавын ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов җиткерде.
– Сезне чын мәгънәсендә халык бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм. Аны Татарстанда дус һәм тату яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре, шулай ук республикабыздан читтә фидакарьләрчә хезмәт итүче һәм укучы якташларыбыз бәйрәм итә. 30 августта, кайда булуыбызга карамастан, һәрберебезнең күңелен туган җирне ярату һәм аның өчен горурлык хисләре били. Республиканың җиңүләре ул – һәрберебез үзеннән өлеш кертә торган, җайга салынган эш нәтиҗәсе. Бәйрәм уңаеннан сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим! – диелә котлауда.
Котлаулардан соң “Хезмәткә – дан!” аллеясының яңа геройлары тәкъдим ителде.
Илнар Сөләйманов 30 елга якын “Туган як” агрофирмасында механизатор булып хезмәт куя. Тырыш, уңган, максатчан райондашыбыз берничә тапкыр “Кыр батыры” титулына лаек булды.
Иң отышлы инвестиция ул – белем. Әлеге фикернең хаклыгын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина яхшы белә. Таләпчән, үз эшенә җаваплы караучы, 30 еллык педагогик стажы булган мөгаллимә ул. Мәгариф бүлеге, укытучылар һәм укучылар ирешкән үрләрдә Лилия ханымның өлеше зур.
Алмаз Дәүләтшин – “Тамчы” йөзү бассейны тренеры, Россия һәм республика күләмендә узучы ярышларда аның укучылары һәрвакыт матур нәтиҗәләргә ирешә. Ул балаларны йөзәргә өйрәтүне генә түгел, ә шәхес буларак тәрбияләүне дә максат итеп куя.
Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе буларак, Нәзилә Бәдретдинова җирлегебез кунакларын район тарихы белән таныштыру, аның үткәне хакында күбрәк мәгълүмат бирү өчен тырыш хезмәт куя. Музей хезмәткәрләре милләтебезнең үткәнен, бүгенгесен чагылдыручы экспозицияләр белән сөендерә.
Рушат Солтанов – “Без – мөслимлеләр!” девизына тугры калып, җирлек өчен янып йөрүче райондашларыбызның берсе. Бар тормышын районыбызга хезмәт китүгә багышлаган хөрмәтле кеше ул. Бүген дә хезмәттә булып, Мөслимебезнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, һәр уңышка сөенеп гомер итә.
Гөлфирә Сабирова 35 ел рай-он хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Авыруларга беренче ярдәм күрсәтә. Һөнәрен намус белән башкаруы һәм ярдәмчел, игелекле булганы өчен хөрмәт итә аны мөслимлеләр.
Фәнис Бикташев газ участогы слесаре булып эшли. Яшь булуына карамастан, Фәнис үзенә йөкләнгән һәр вазыйфаны зур җаваплылык белән башкара. Мөслим данын яклап катнашкан һөнәри бәйгеләрдә дә матур нәтиҗәләргә ирешә.
Раушания Галимова – “Аэлита” кибетенә нигез салган эшмәкәр. Бүгенге көндә ул райондашларыбызга чәчкә-гөлләр сайларга, аларны үстерергә дә ярдәм итә. Һәрвакыт елмаеп торучы эшмәкәр ханым хезмәтен яратып башкара.
Рамил Харисов – җаваплылыгы чикләнгән “Мост” җәмгыяте мастеры. Ул электрик, эретеп ябыштыручы, слесарь һөнәрләрен дә белә һәм төгәл башкара. Коллективта аны бик хөрмәт итәләр.
Мөслим гимназиясе укучысы Азалия Габидуллинаның гел бишле билгеләренә генә укуы – дөньяны танып-белүгә һәм тирән белем алуга омтылышының бер чагылышы. Азалия иҗади, интеллектуаль бәйгеләрдә, конференцияләрдә һәм олимпиадаларда актив катнаша. Укудагы уңышлары өчен ул “Ел укучысы” исемен алды.
Альберт Хуҗин “Хезмәткә – дан!” скверына фотолары урнаштырылган райондашларыбызга таныклыклар тапшырды. Хезмәт алдынгылары хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан да котлаулар кабул итте.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 5 сентябрь санында укыгыз
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев