Укытучылар һәм укучылар бәйрәм оештырдылар
Бәйрәмнәр

Укытучылар һәм укучылар бәйрәм оештырдылар

Интернат-йортка бару Мөслим балалар сәнгать мәктәбе коллективының күркәм традициясенә әверелде. 7 март көнне укытучылар һәм укучылар кечкенә генә бәйрәм оештырдылар

"Кечкенә артистларны бик җылы каршы алдылар. Балалар өлкәннәрне концерт программасы белән сөендерделәр: җырладылар, биеделәр, балаларның һәр чыгышы алкышлар белән кабул ителде. Балалар чыгышын карап, өлкәннәр вакытлыча үзләренең бәла-казаларыннан һәм проблемаларыннан арынып торалар, укучыларыбызның бу матур чыгышлары аларга чын шатлык китерде. Ә безнең егетләр чын игелекле эш башкардылар - мохтаҗларга җылылык һәм игътибар бүләк иттеләр. Ахырдан балалар әбиләрне бәйрәм белән котлап, бик матур открыткалар бүләк иттеләр", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев