Мөслимдә бәйрәм ярминкәсе гөрли
Сатудагы продукциягә тел-теш тидерерлек түгел
Традиция буенча җирлегебездә бәйрәм көннәрендә ярминкәләр оештырыла. Шул уңайдан бүген дә район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе гөрли. Сатудагы продукциягә тел-теш тидерерлек түгел. Халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләнерлек азык-төлек тә, кием-салым, көнкүреш товарлары да бар. Үзебезнең Мөслим сатучылары белән Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Сарман, Җәлилдән дә килгәннәр. Шунысы сөенечле: халык өчен продукция кулай бәядән тәкъдим ителә. Ит, балык, бал-май сатылган сәүдә нокталарыннан халык өзелеп тормый.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев