Яшел чыршы, басып торчы!..
25 декабрь көнне үзәк чыршының утлары кабынды. Үзәк чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызга изге теләкләрен җиткерде
– Яңа елдан һәркем могҗиза көтә, хыялларның чынга ашасына өметләнә. Бүгенге чарада балаларның шат авазларын ишетү – зур шатлык. Яңа ел һәр гаиләгә көтелмәгән сөенечләр, иминлек, бәрәкәтле тормыш алып килсен! – диде ул.
Сәхнәгә төркем-төркем булып чыккан Кар малайлары, Кар кызлары, әкият геройлары бәйрәмгә үзгә бер сер өстәде. Алар балаларны биетеп, җырлатып, табышмаклар әйтеп күңел ачтылар.
– Яңа елны һәр бала көтеп ала. Балачакның иң кадерле, матур бәйрәмнәренең берсе булган Яңа ел төнендә бөтен яшерен теләкләр дә чынга ашар кебек. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бәйрәмнән могҗиза көтә. Хыяллар чынга ашсын, өметләр аклансын! Без бу чарага сыйныфыбыз белән килдек. Балаларның чыршы утлары кабынуын күрәсе килә, – диде Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Мортазина.
Балалар белән бергә өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте. Мөслим сәнгать мәктәбендә укучылар әзерләгән театральләштерелгән тамаша һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Чараның иң көтеп алынган мизгеле, әлбәттә, чыршы утларын кабызу булды. Балаларның сөенеченә чик булмады. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын уртага алып, күмәкләшеп чыршы тирәли әйләнделәр, җырлап-биеп күңел ачтылар. Сәләтләрен күрсәткән нәниләрне Кыш бабай бүләкләр белән дә сөендерде.
26 декабрь көнне район мәдәният йортында Яңа ел тамашасы үтте. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы, авыр тормыш шартларында гомер итүче, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Район башлыгы, балаларны сәламләп, бәйрәм котлавын җиткерде, укуларында, алдагы тормышларында уңышлар теләде.
– Яңа елда бер генә бала да бүләксез калмасын иде. Һәр йортта бәхет нуры ташып торсын! Тормыш иптәшем хәрби операциядә. Балаларны хөрмәтләп бәйрәмгә чакырган район җитәкчелегенә, чараны оештыручыларга зур рәхмәт! Яңа елның һәр иртәсе аяз һәм тыныч булсын иде! – диде Ирина Ситдыйкова.
Бу көнне 453 балага Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев