Бүген “Туган як” агрофирмасы үзенең хезмәткәрләрен зурлады
Район мәдәният йортында агрофирманың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне узды
Бәйрәмгә килүчеләрне район мәдәният йорты фоесында халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Мәдәният йортының залында агрофирмада хезмәт куючыларның балалары өчен төрле мастер класслар оештырылган иде. Балалар шулай ук әкият геройлары белән төрле уеннар да уйнадылар. Тшмле күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
Бәйрәм чарасы олы бүләкләргә һәм тәбрикләүләргә бай булды. Агрофирма хезмәткәрләрен иң элек “Чаллы икмәге” җәмгыяте идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов тәбрикләде. Алдынгы хезмәткәрләргә һәм белгечләргә җәмгыятнең Почет грамоталарын, кыйммәтле пакетлар тапшырды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов министрлыкның котлауларны җиткерде һәм агрофирма хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин да агрофирманың район үсешенә керткән өлеше зур булуын билгеләп үтте. Бер төркем алдынгыларга район башлыгының Мактау грамотасын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм барышында агымдагы елда нәниләр алып кайткан күп балалы яшь гаиләләр һәм балалар да хөрмәтләнде.
Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев