Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бәйрәмнәр

Бүген Михайловка авыл җирлегендә дә Сабантуй бәйрәме уздырылды.

Бәйрәм кунакларын һәм авыл халкын Михайловка авыл җирлеге башлыгы тәбрикләп, барысына да ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм күтәренке кәеф теләде

Чара барышында авыл тормышында актив катнашучы җәмәгать эшлеклеләренә һәм активистларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм программасы балалар өчен күңелле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Нәниләр чараларда зур кызыксыну белән катнашып, үзләренең шат авазлары һәм елмаюлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Тик табигать үз төзәтмәләрен кертте: яңгыр башлану сәбәпле, милли бәйрәмне ахырына кадәр үткәреп бетерү мөмкин булмады. Әмма, әйткәнчә, табигатьтә начар һава торышы булмый. Яңгырга карамастан, Сабантуй һәркемгә күтәренке кәеф, җылы очрашулар һәм матур истәлекләр бүләк итте.

Тойгелде авылы халкы Сабан туен киләсе атна ялларына - 12 июньгә күчерде.

Фотолар - Михайловка авыл җирлегеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев