Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәхет биргән җирем – Татарстан!

Республика көне истәлекле чараларга бай булды

30 августта 170тән артык милләт вәкилен берләштерүче, Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык уңышлары булган Татарстаныбыз Җөмһүрият көнен билгеләп үтте. Бәйрәм Мөслимдә дә үз югарылыгында оештырылды.

Бәйрәм ярминкә белән башланды. Биредә халыкка кулай бәядән продукция һәм башка товарлар тәкъдим ителде.

Бу көнне райондашларыбыз, матур традиция буларак, “Хезмәткә – дан” скверының яңа геройлары белән танышты. Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов катнашты.

Фотосурәтләре Мактау тактасында урын алган райондашларыбыз төзелеш, мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм башка тармакларда уңышларга ирешкән. Аларның һәркайсы – үз эшенең остасы. “Хезмәткә – дан” тактасында район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова, “Яшьлек” спорткомплексы тренеры Илдар Мадъяров, район хастаханәсе фармацевты Илмира Гайфиева, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе белгече Радик Филлипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы җитәкчесе Фәнис Абдуллин, шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова, “Намус агрофирмасы” механизаторы, быелгы кыр батыры Мөнәвир Кәримов, хәрби исәпкә алу бүлеге хезмәткәре Раушания Акмалова, Мөслим лицее укучысы Мәдинә Морзаханованың фотосурәтләре урын алды.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 сентябрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев