Бәйрәм белән!
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәмнәр уңаеннан тәбрикләвен җиткерде.
Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Әлеге бәйрәмнәр икесе дә бердәмлек, гражданнар активлыгы һәм җаваплылык идеяләрен үз эченә ала. Илебезнең һәм республикабызның дәүләти һәм иҗтимагый төзелеше нигезендә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауга, традицион милли-мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга зур роль бирелә. Без бергә булганда, барлык кыенлыкларны да җиңә алырбыз, җиребездә тынычлык һәм татулыкны саклап калырбыз, киләчәк буыннарга лаеклы киләчәк тәэмин итәрбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, яңа хезмәт җиңүләре, тынычлык һәм иминлек телим”.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев