Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

Милли бәйрәмебез Сабантуй уңаеннан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле мөслимлеләр, туган ягыбызны сагынып кайткан якташларыбыз, бәйрәмебез кунаклары! Сезне ихлас күңелдән халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм! Халкыбыз өчен бу бәйрәм зур мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын гына түгел, татарларның хезмәт сөючәнлеген, күңел киңлеген, кунакчыллыгын һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә күрсәтә. Авыл хуҗалыгы районы буларак, ил табынын тулыландыру – мактаулы бурычыбыз. Шуңа Сабантуй мәйданында да армый-талмый көнне төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Гасырлардан-гасырларга күчеп килгән Сабантуй – рухи бердәмлек чагылышы да булып тора. Бәйрәм күтәренке кәеф бүләк итсен, яшәү дәрте өстәсен, якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев