Активлар өчен – памп-трек мәйданчыгы ачылды
Мөслимлеләр Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр.
Бәйрәм Пушкин паркында дәвам итте. Биредә спорт сөюче актив балалар өчен памп-трек мәйданчыгы ачылды. Әлеге мәйданчык “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проекты ярдәмендә эшләнде. Биредә балалар скейтбордта, роликларда, самокатта һәм велосипедта йөри ала.
Татарстанда эш сөюче, һөнәрләре белән район һәм республика үсешенә зур өлеш кертүче чын хезмәт кешеләре яши! Авылларыбыз төзек, һәркайда: юллар булсынмы ул, ял һәм спорт мәйданчыкларымы – ремонт-төзекләндерү эшләре башкарыла. Икътисад һәм сәнгать һәрвакыт үсештә! Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү, ял вакытын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен мөмкинлекләр күп. Иң мөһиме: балаларыбыз тәртипле булып, җиһазларга сак карасын иде.
Төзекләндерү эшләрен башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Самвел Оганянга Рәхмәт хаты тапшырылды. Спорт мәктәбенә йөрүче балалар памп-трек мәйданчыгында осталыкларын күрсәтте.
– Шушы микрорайонда яшәүче барлык балалар һәм әти-әниләр исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә заманча памп-трек мәйданчыгы өчен ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Безнең төп бурычыбыз – сәламәт буын тәрбияләү. Моның өчен җирлегебездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, иренмәскә генә кирәк. Сәламәт булыйк һәм мөмкинлекләрдән яратып файдаланыйк, аларны җимермичә, кадерләп саклыйк, – диде “Карлыгач” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлнара Кәрамова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 5 сентябрь санында укыгыз
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев