Иманның бер өлеше
Яз җитеп, кояш җылы нурларын сибә башлау белән ханымнар һәм туташлар зифа буйларын, чәчләрен бар җиһанга күрсәтергә ашыга
Кызулыкны, тәннең кояш күрергә тиешлеген сәбәп итәләр, матур төскә керүен телиләр. Күпләр күзеннән яшерелергә тиешле гаурәт – оят булган җирләр дә ачыла.
Сүз дә юк: бүген без матди яктан тәэмин ителгән, бар яктан да диярлек ирекле тормышта яшибез. Фикерләүдә дә, яшәү рәвешендә дә, шул ук вакытта киенү мәсьәләсендә дә һәммәбезнең сайлау хокукы бар. Шушы хокуктан кем ничек файдалана бит!
Гаурәтне каплап йөрү гадәтенең килеп чыгуы мәҗүсилек чорларына ук барып тоташа. Борынгы цивилизацияләрдә – грекларда, византиялеләрдә, римлыларда, фарсыларда һ.б. тәнне ябып йөрү гадәте булуын тарихтан азмы-күпме мәгълүматлы һәммә кеше белә. Шул ук вакытта Ассирия һәм Борынгы фарсы кануннары буенча яулыкны азат хатыннар гына яба алган, җиңел холыклы һәм кол хатын-кызларга яулык ябарга ярамаган. Иудейларда һәм христианнарда хатын-кызлар өчен гыйбадәтханәләргә башны каплап керү мәҗбүри. Төрле халыкларның милли киемнәренә игътибар итсәк, аларда гаурәт урыннарның каплап йөртелүен күрербез. Ни генә булмасын, Адәм белән Һавадан ир-ат – хатын-кызга, ә хатын-кыз ир-атка мохтаҗ итеп яралтылган һәм гаурәт каплап йөрү гадәте, саклау функциясеннән тыш, югары социаль статус та биргән.
Яшьләрнең генә түгел, хәтта акыл утырткан кайбер хатын-кызларның да күпләр аңлап бетерә алмаслык, шок хәленә куярлык киемнәрдән халык арасына чыгуын ничек аңлатырга?
Психолог Резеда Шаммасова бу мәсьәләдә күптөрле карашлар булуын әйтә. Аның фикеренчә, бүгенге көндә мәгълүмат таралу тизлеге арту, кешеләрнең интернет аша бик актив аралаша башлавы моданың бик тиз үзгәрүенә, төрле субкультураларның тәэсиренә бик тиз бирешүенә китерде.
– Кием – үзбилгеләнүне күрсәтүче тышча ул. Яшүсмерләрнең күңелендә формальлеккә, шартлылыкка, өлкән буын урнаштырган тәртипләргә каршы бунт бара. Аларның күпләр аңламаслык дәрәҗәдә киенүе – индивидуальлеккә омтылудан. Шаккаткыч киемнәр белән алар үзләренең азат шәхес булуларын күрсәтергә, башкалар арасында аерылып торырга, игътибар җәлеп итәргә телиләр. Шулай килеп чыга да. Кемдер – кап-карадан, кемнәрдер, киресенчә, артык ачык төсләрдән киенергә, бик кысып тора торган киемнәр кияргә яисә гәүдәне артык ачып йөрергә мөмкин. Иркен – оверсайз киемгә күчү, малайлар киемен – кызлар, кызларныкын малайлар кию дә – шуның бер чагылышы. Кием уңайлы булсын һәм аңа ошасын! Яшьләр өчен бу – беренче урында. Аларның болай киенүен башкаларның фикеренә мохтаҗ булмау, рухи азатлыкны күрсәтергә теләү дип кабул итәргә кирәк, – ди Резеда ханым.
Ислам дине күзлегеннән мәсьәлә башка яклап ачыла. Гаурәтне капламыйча йөрү Раббыбызны белмәүдән килә дип саный Түбән Кама мөслимәләре житәкчесе Роза Латыйпова.
– Аллаһы Тәгалә кешенең эченә үлчәү куйган. Ул үлчәү акны карадан, хәләлне харамнан, ярыйны ярамыйдан аера. Кешеләр шуларны аера белсә, дөрес итеп яши. Бу очракта үлчәү бозылган. Аллаһы Тәгаләнең юлыннан тайпылган кешегә ярамый – ярый, начар – яхшы, харам хәләл кебек тоела. Үлчәү бозылганга, кеше нәрсә тели, шуны эшли. Ә миллиардлаган кешеләрнең һәрберсенең үз фикере, үз фантазиясе, мин-минлеге, нәфесе. Кеше үзенчә яшәргә тырыша. Аллаһының минемчә яшәгез дигән канунын кеше санламый, белми, онытты. Тәнен, чисталыгын, намусын пакьләп, гөнаһлардан җанын саклап яшәгән кешенең үлчәве дә бозылмый. Гөнаһлардан азат булганы, телләре, киемнәре матур булганы өчен, ул көннән-көн күркәмләнә, сафлана, пакьләнә, картайган саен йөзләре дә агара, күңеле дә чистара бара, йомшара. Хатын-кызга кул чукларыннан һәм битеннән башка бер җирен дә чит кешегә күрсәтергә ярамаса, ир кешенең кендектән тезгә кадәр өлеше капланырга тиешле гаурәт санала. Кием сыланып торырга тиеш түгел. Бу аның намуслы, чиста, пакь кеше икәнлеген күрсәтә, – ди ул.
“Тыйнаклык – иманның бер өлеше”, – диелә хәдистә. Көчле буын – көчсезне, көчсезе көчлесен тудыра. Бу – тормыш кануны. Киемдә, сүздә, эш-гамәлләрдә тотнаксызлык кеше гомерендә вакытлы күренеш булсын иде.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев