Вәрәшбашта ул – бердәнбер!
Любовь Шәйхетдинова – Вәрәшбаш почта бүлекчәсе җитәкчесе дә, хат ташучы да.
Вәрәшбаш почта бүлегендә озак еллар Любовь Шәйхетдинова җитәкчелек итә. Любовьның биредә эшли башлавына ике дистә елга якын вакыт үткән.
– Вәрәшбаш авылында 100гә якын хуҗалыкка хезмәт күрсәтәм. Бүлекчәдә берүзем эшләсәм дә, һәрнәрсәгә өлгерергә, газета-журналларга яздыру, сату планнарын үтәргә тырышам. Шөкер, авылдашларыбыз белән аңлашып эшлибез, – ди Любовь Шәйхетдинова.
Вәрәшбашлылар “Авыл утлары”, “Сираҗи сүзе”, “Безнең гәҗит”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Ясминә” һәм “Язмыш кочагы” газеталарын яратып укый икән. Бишәр, алтышар, хәтта унар төрдә газета-журнал алдыручы гаиләләр бар. “Бер язылган кешеләр ел саен языла. Бүген басма матбугатны күпчелек урта һәм өлкән буын укый, – ди Любовь. – Эшли башлаган чорда газета укучылар күбрәк иде. Хәзер күптөрле планнар җиткерелә. Элек язу күбрәк иде, бүген һәр төр хезмәт компьютер ярдәмендә башкарыла. Отчетларны да электрон формада тапшырабыз”.
Бүген бүлектә вакытлы матбугатка яздыру белән беррәттән дистәгә якын башка төр хезмәтләр дә күрсәтелә: пенсияләр һәм субсидияләр тарату, төрле түләүләр алу, телефонга акча салу, посылкалар, хатлар кабул итү һәм җибәрү, штраф һәм иминиятләштерү түләүләрен кабул итү. Почтага йөкләнгән тагын бер җаваплы эш – товар сату.
– Азык-төлек, ярымфабрикатлар, хуҗалык кирәк-яраклары, орлыклар, көнкүреш химиясе сатабыз. Авылдашлар товарларны да яратып ала, – ди Л. Шәйхетдинова.
Вәрәшбаш почта бүлеге атнага өч көн: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга эшли. Хат ташучының килүен өлкәннәр аеруча көтеп ала.
– Авылыбызда 40тан артык өлкән кеше пенсия, субсидияләр ала. Акчаны күпчелек өлкәннәргә илтеп бирәм. Урамга чыга алмаучылар белән көндәлек хәлләрне сөйләшеп, аларның борчу-мәшәкатьләрен тыңлап, күңелләрен күреп кайтам, – ди райондашыбыз.
Любовь Шәйхетдинова – тынгысыз кеше. Әле генә бүлекчәдә эш белән мәшгуль булса, берничә сәгатьтән аны нинди дә булса чарада очратырга мөмкин.
– Люба эшен бик төгәл һәм яратып башкара. Авыл җирлеге советының да уң кулы, ярдәмчесе ул, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева. – Спорт ярышымы ул, мәдәни чарамы – берсеннән дә читтә калмый. Үзе генә түгел, гаиләләре белән булышалар. Тормыш иптәше Рамил белән өч бала үстерәләр. Җирлектә оештырылучы өмәләрдә дә алар башлап йөри. Авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар.
Тормыш иптәше дә, ул-кызлары да Любаның эшен аңлап кабул итә һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
– Эшем авыр булса да, яратып башкарам. Ә гаиләбездә тынычлык булгач, бар эшкә дә өлгереп була, – ди Любовь Шәйхетдинова. – Пенсияләр, овьубсидияләр күпләп килгәндә, эш сәгатеннән соң да эшләргә туры килә. Шөкер, Рамилем белән кызларым мин кайтуга өйдә бар эшне бетереп, тәмле ризыклар әзерләп куя. Шуңа бергәләп ял итәргә дә, төрле чараларда катнашырга да вакыт кала. Мин спорт яратам. Иптәшем дә һәрвакыт минем белән. Җәй көне табигатьтә ял итәргә, сәяхәт итәргә яратабыз.
Ерак араларны якынайтучы ул – Любовь Шәйхетдинова. Һәр кешене туганыдай якын итүче хат ташучылар авыл халкы өчен бик кирәк!
Фәридә Гайнетдинова
Фото – Л.Шәйхетдинованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев