Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Тегәсем килеп тегәм!

Рәзилә – һөнәре буенча бухгалтер, программист. Ул “Август-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя

Рәзилә Нургалиеваның тегүгә осталыгы кечкенәдән килә. Бу юнәлештә укымаса да, һәвәслеге һәм һәр башлаган эшне наять итеп башкаруы сокландыра.

Рәзилә – һөнәре буенча бухгалтер, программист. Ул “Август-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя.

– “Дипломсыз тегүче” дип шаяртырга ярата якыннарым. Теләгән киемне, күзем төшкән киемнәрне үзем тегәм. Балаларга теккән чалбар, күлмәк, сарафаннарның исәбе юк. Кызларымның икесенә дә чыгарылыш кичәләренә күлмәкләрне үзем тектем. Әнинең кул җылысы кергән күлмәк баланы саклап йөртә дигән ышану бар бит, – ди Рәзилә.

Рәзиләнең тегүгә хирыслыгы нәселдән килә. Аның карт әбисе дә күз явын алырлык бәби итәкле күлмәкләр теккән. Элек заказ белән тегелгән күлмәкләрне бай бичәләр генә кигән! Ә тегүче һөнәре табышлы кәсеп саналган. Рәзиләнең әнисенең бертуган сеңлесе Тәнзия, аның кызы Гөлназ да – оста тегүчеләр.

– Мәктәпкә укырга кергәнче үк курчакларыма күлмәкләр тегә идем. Беренче укытучым Нәзифә Зөфәровнаның чыгарылыш сыйныфында укыганда: “И-и, Рәзилә, математика дәресләрендә дә курчакларыңа күлмәкләр тегә идең бит син!” – дип әйткәнен бүген дә елмаеп искә алам. Күрсә дә, эндәшмәгән, баланың тегүгә дәртен сүндермим дигәндер инде, – ди Рәзилә.

Хезмәт дәресләрен Рәзилә аеруча көтеп ала. Алъяпкыч, халат, төнге күлмәкләр тегүдә аннан да җитезрәк кыз булды микән сыйныфта?!

– Матур кием күрү белән шуны тегеп карыйсым килә. Үзең теккәндә, киемнең дизайнын да, үлчәмен дә үзеңчә эшләргә була. Кул эшләренә ихтыяҗ бетми. Үзең теккән кием үзенчәлекле булуы белән аерылып тора, – ди Рәзилә.

Рәзиләнең кечкенә кызы Инзилә “Мин – милләтемнең киләчәге” конкурсында җиңү яулады. Жюри кызның милли киеменә югары бәя бирде. Татар бизәкләре чигелгән жилеты да, калфагы да, чалбары да, кечкенә сумкасы да бик килешле иде!

Рәзилә тегү өчен нөсхәләр әзерләгәндә, тормыш иптәше Рөстәмнең һәм кызларының киңәшләренә дә колак сала. Челтәр-пәрдәләр дә тегә. Декрет ялында иртәнге дүрткә кадәр теккәннәрен бүген дә елмаеп искә ала. Райондашлар да мөрәҗәгать итә үзенә: кайсының чалбарын кыскартасы, кемнеңдер итәген үзгәртәсе яки челтәр бөгәсе бар.

– Яраткан эш алҗытмый, тегәсем килеп тегәм. Өйдә өч төрле тегү машинасы бар, электр белән эшли торган машиналар аеруча уңайлы. Әбидән калган кул белән тегү машинасы да эшли. Тумбочкасы ачылмалы борынгы машинабыз да бар. Трикотаж җептән кәрзиннәр, сумкалар үрергә дә яратам, – ди Рәзилә.

Фото – Рәзилә Нургалиеваның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев