Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Эшне – ныклы нигездән

Гаилә фермасы бай ассортиментта сөт продуктлары җитештерә

Кибетләрдә катык, сөт, каймакның нинди генә төрләре юк! Соңгы араларда киштәләрдә күренә башлаган каймакны кайдан китерүләре белән кызыксындым. Аны Игенче авылыннан Венера Кадыйрова алып килә икән.

Венера – Тойгелде авылы кызы. Кечкенәдән әнисе янында, ихата тутырып мал асраган гаиләдә сөт продуктларының ничек җитештерелүен күреп үсә ул. 2005 елны һөнәри училищеның пешекчеләр әзерли торган төркемен “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган кызның үз эшен ачасы табигый кебек. Венера – аш-су остасы, яңа башлангычлар ярата.

– Хөкүмәткә эшләгәнче, үзеңә эшләү отышлы дип, тормыш иптәшем белән үз эшебезне башларга булдык. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша “Агростартап” дәүләт ярдәме программасында катнашып карарга булдык. Программада катнашу өчен терлекләребез дә, җиребез дә, техникабыз да бар иде, – ди Венера.

2023 елны алар программада катнашырга теләк белдереп гариза язалар һәм республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бизнес-проект әзерләп җибәрәләр.

– Дәүләт ярдәме алганчы ук Кадыйровларның эштә чирканчыклары, тәҗрибәләре бар иде. 14 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5 сыер, 22 гектар җирләре, ике трактор, тагылмалы туфрак эшкәртү һәм терлек азыгы җыю машиналары белән эш алып барган тырыш яшь гаиләгә үз эшләрен ныклы нигездән башлап җибәрү зур ярдәм булды, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Бизнес-проектлары да уңышлы булып чыга. Дәүләттән алар 4,8 миллион сум күләмендә грант алуга ирешәләр. Бүгенге көндә аларның шәхси хуҗалыкларында 47 баш савым сыеры, 7 тана һәм күпсанда яшь терлекләр бар. 

– Бүген безнең 110 гектар җиребез бар. Грант акчаларына, үзебезнекен дә өстәп, таналар һәм нәселле терлек сатып алдык. Буаз таналарыбыз да бар иде. Авыл җирендә эшлим дигән кешегә эш бетми, ялкауланып ятмаска, эшләргә, киләчәккә карап яшәргә кирәк, – ди Венераның тормыш иптәше Илнар.

Кадыйровларның гаилә фермасында вакытлыча эш урыннары да булдырылган. Саву аппаратлары белән сыерларны саву җиңелрәк булса да, мал-туар булган ихатада эшнең бетеп торганы юк. Терлекләрне ашатырга да, астын җыештырырга да вакыт кирәк бит!

Тормыш иптәше бүген техникаларны кышкы саклауга кую, язгы кыр эшләренә әзерләү  белән мәшгуль. 12 яшьлек уллары да хуҗалыкта кул арасына керә, көтү көтә, башка эшләрдә ярдәм итә.

– Техника телен аңларга мине әтием өйрәтте. Ул – тәҗрибәле шофер. Җир эшкәртү, печән кәтүкләре ясау, сыйфатлы орлыкны җир куенына иңдерү өчен дә зур тәҗрибә кирәк. “Бергәлектә – көч”, – дип, белми әйтмәгәннәрдер. Алга таба терлекләр санын тагын да арттырырга иде. Безнең максат – халыкны сыйфатлы продукт белән тәэмин итү, – ди Илнар.

Гаилә фермасында сөтне җирлектәге “Фаиза” кооперативына тапшыралар. Шулай ук сөтне эшкәртеп, катык, корт, сөт өсте ясыйлар. Сөт продуктлары район кибетләрендә реализацияләнә. 

– Кадыйровлар – алга карап эш итә торган фермерларның берсе. Сыерлар булган ике торакта да күләмле ремонт эшләре башкарылды. Малларның асты чиста, тораклар җылы, эшне тиешле югарылыкта алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Хәзер бит авылда кадрлар проблемасы кискенләшә бара, яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Венера белән Илнар үзләренең урыннарын авыл хуҗалыгы өлкәсендә тапты, шундый яшьләр күбрәк булсын иде! – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Фото – В.Кадыйрованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев