Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Баланлыда - завод коллекциясе!

Оста куллы райондашларыбыз аз түгел. Шундыйларның берсе – Нәзир Әюпов Баланлы авылында гомер итә.

Нәзир абый Чия Түбә авылында туган. Кечкенәдән үк машиналар ярата, аларның төзелеше белән кызыксына.

– Лаеклы ялга чыкканчы шофер булып эшләдем. Укуны тәмамлагач, Урта Азия хәрби округында хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән кайткач, Михайловка совхозына эшкә кердем. Иң беренче иярләгән машинам “ГАЗ-51”, аннан соң “ЗИЛ” булды. Ул машиналарның чыдамлылыгына искитмәле! – дип искә ала Нәзир абый.

Райондашыбыз йөрмәгән юллар, бармаган төбәкләр калды микән?! Урып-җыю вакытында икмәк ташу, язгы-көзге чорда орлык, ашлама алып кайту кебек мөһим эшләрне җитәкчелек юкка гына Нәзир абыйга тапшырмаган, чөнки алдынгы шофер эшнең  сыйфатлы итеп үтәлүен беренче урынга куя. 1983 һәм 1986 елларда Нәзир Әюпов районда иң яхшы шофер исеменә лаек була.

Бүген Нәзир абый җиденче дистәсен ваклый. Ә үзеннән яшьлек дәрте, оптимизм ташый. Яраткан шөгыль яшь булып калырга ярдәм итә диюләре хактыр. Техника җене кагылган райондашыбыз бүгенге көндә ретро автомобильләр җыю белән мәшгуль. Алай гына да түгел, ул аларны төзәтә, буйый, әледән-әле тузаннарын сөртеп, карап тора.

– Лаеклы ялга чыккач, нәрсә белән булса да шөгыльләнәсе килә, вакыт күп. Эшләгәндә меңләгән чакрымнар үтелә, баштан йөз төрле уй үтә. Юлда әллә нинди машиналар очрый иде. Нинди генә чит ил машиналарын күрмәдем! Ләкин рус машинасына җитәме соң?! Моннан өч ел элек Оренбург өлкәсеннән “ГАЗ-63” машинасын алып кайттым. Чатнама салкын кыш иде. Машинаны кабызып, Оренбургтан Мөслимгә кадәр ретро машинада кайттым. Бер чыгымламыйча, ватылмыйча кайтып җиттем, – дип искә ала Нәзир абый.

Без килгәндә Нәзир абый ихатада вак-төяк эш белән мәшгуль иде. Салкында машиналары кабынмас, дип уйлап ялгышканбыз. Көз көне сүндергән машина ачкычны бору белән кабынып та китте. Машинаның двигателе сәгать теле кебек эшли!

– “ГАЗ-63” - СССРда массакүләм җитештерелгән беренче йөк машинасы. Совет армиясенең төп йөк машиналарыннан берсе саналган техника 50нче еллар башыннан ХХ гасырның 60нчы, 70нче елларына кадәр җитештерелә. “ГАЗ-63” автомобильләре Советлар Союзында гына түгел,  элеккеге тугандаш илләрнең халык хуҗалыгында да яхшы хезмәт иткән. Хәзер заманча модельләр “модада” саналса да, элеккеге машиналар белән кызыксынучылар да күп. Алар музей экспонатлары кебек кадерле минем өчен, – ди Нәзир абый, соклануын яшермичә.

Моннан ике ел элек райондашыбыз Киров өлкәсеннән “ГАЗ-69” машинасын алып кайткан. 1961 елны Горький автомобиль заводында җитештерелгән машина, әйтерсең, яңа гына конвейердан төшкән! Ялтырап торган кузовы, тәгәрмәчләре, чиста-пөхтә салоныннан күзләр камаша. Нәзир абый, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы шул. Ул машиналарны сүтеп җыя, реставрацияли.

Ветеран шоферда 1961елгы Горький заводы коллекциясе тупланып килә. “ГАЗ-69”ны ул тормыш иптәше белән җиләккә, гөмбәгә йөрербез дигән ният белән алган булган. Тик хәләлен машинада утыртып йөртү генә насыйп булмаган. Тормыш иптәше вафатыннан соң, бөтен куанычы булып, ретро автомобильләр калган. “Киләчәктә дә яраткан шөгылемне дәвам итәм”, - ди Нәзир абый. Җирлегебездәге алтын куллы кешеләр тарихны саклауга менә шулай үз өлешен кертә.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев