Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Бәйләм – эксклюзив шөгыль

Кул осталары гади генә җептән дә сәнгать әсәре тудырырга сәләтле

Райондашыбыз Алия Касыймова кул эшләренә оста. Бу аңлашыла да, Алиянең әнисе дә, әбисе дә тегүче, чигүче булган.

– Әниемнең әнисе Хәдичә әбием танылган тегүче булган. Бай, купшы ханымнар аннан заказ белән кием тектергәннәр. “Берәүне дә кабатламасын!” – дип килүче ханымнарга әбиемнең үзгә тегелгән күлмәк-сарафаннары, итәкләре ошаган. Үзе яшәгән җирлектә бердәнбер тегүче булган әбекәй әниемә дә һөнәрен васыять итеп калдырган, – ди Алия.

Алия ыргак белән кофталар, свитерлар бәйли. Зәвыклы, заманча пәлтәләр бәйләү остасы буларак та беләләр аны.

– Бүген кызлар кул эшләренә вакыт таба алмый. Күбесе иренә, кайберләре кирәк нәрсәне сатып алу ягын карый. Бәйләнгән киемнәр эксклюзив санала. Минемчә, кул эшләренең кадере беркайчан да бетми. Балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә укыганда да әни бәйләгән, әни теккән киемнәрне кию горурлык хисе уята иде. Безнеке төсле кием башкаларда юк иде, – ди Алия.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 27 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Алия Касыймованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев