Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Ашы да тәмле, үзе дә тәмле телле!

Яңа Сәет авылы кызы Луиза Җиһаншина (Латыйпова) 20 ел инде гимназия ашханәсендә пешекче булып эшли. Эш сәгате иртәнге 5.00 сәгатьтән башлана аның.

Гаиләдә биш бала үсә алар. Луиза – төпчек бала. 3 класстан соң Казанда интернат-мәктәптә укырга туры килә аңа. Үзәге өзелеп сагынган, качып кына елаган чаклары күп була, әмма бирешми.

10 классны тәмамлаганнан соң дүрт ел линотипта газета өчен текстлар җыюда эшли Луиза. Дус кызы белән Казаннан ерак түгел Биектау районының Әлдермеш авылына кунакка кайтып йөри. Шунда Харис исемле егет белән танышып гаилә корлар. 
1986 елда бәхет эзләп Нижневартовск шәһәренә юл тота алар. Беренче кызлары белән декрет ялында утырганда Луиза бернигә карамастан укырга керергә була. Пешекче-кондитер һәнәрен үзләштереп, дүртенче разрядлы пешекче була. Хезмәт юлын балалар бакчасында башлый. 

Луиза, сайлаган һөнәренә тугры калып, Мөслимгә кайткач “Ләззәт” кафесына эшкә урнаша. Камыр ризыклары пешерү цехында хезмәт куя. 

2003 елда, гимназия ачылгач, Луиза мәктәп ашханәсендә эшли башлый. Ул көннән соң 20 ел вакыт узган. Коллектив әйбәт булмаса, аңлашып эшләмәсәләр, 20 ел бер урында эшли алмас иде. Коллективның бер йодрык булып эшләвендә Луиза ханымның да өлеше зур. Бервакытта да беркем белән дә сүзгә килми, авыр сүзләр әйтми, үзенә әйтелгән төртмә сүзләрне дә эченә йота, кабат искә төшерми, үпкә сакламый, гафу итә белә ул. 

Наилә Сәлахова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев