Авылым тарихы

Ольгино авылы нинди сер саклый?

Ольгино авылына нигез салынганга 300 елдан артык вакыт үткән

Рүзәл Минһаҗев фотосы.
Рүзәл Минһаҗев фотосы

Иштирәк заводы: бакыр, шлак һәм юллар 

Беренче мәлләрдә авыл «Иштирәк заводы» дип йөртелгән. Биредән ерак түгел урында бакыр рудасы чыгарылган, эретелгән. Бүгенге көнгәчә сакланган шахталарның авызлары хәзер куе үлән, ташлар белән томаланган. Эшкәрткәннән калган чимал — шлак — авыл юлларына салынган. Метрәй һәм Ольгино юлларында кара ташлар ялтырап ята. Бакыр заводыннан тыш, авылда шәраб, поташ (селте үзлекләре булган каты ак матдә), фарфор заводлары да эшләгән. Бу чорда кеше бәясе берни тормаган: бер кешене бер эткә алмаштырып ала торган булганнар.

Кенәзләр, Ольга һәм «Поганый китап» 

Иштирәк кенәзе биләмәләрен Манвелов фамилияле кенәзгә сата. Ул алпавыт хатыны Наталья Хвощинскаяга өйләнә. Авылга Ольгино исеме бирелүнең үз тарихы бар: кенәз хатынының көтеп алган кызы туа, аңа Ольга дип исем кушалар. Җирлекнең нәкъ уртасына чиркәү дә салына. Хвощинская бик мул тормышта яшәгән, ике хезмәтче тоткан. Ул участокларны гади халыкка арендага биргән, ләкин иң начарларын сайлаган. Халык телендә «Поганый китап» дип йөртелгән дәфтәренә ачуын китергән кешеләрне исемләп язып барган. Бу исемлеккә эләккәннәр утын да, җир дә ала алмаган.

Хәтер, хезмәт һәм 100 яшьлек истәлекләр 

«Әнием Анна аның аксыл төстәге озын бөдрә толымнарын тарап, үреп куя иде», — дип сөйли 100 яшькә баручы Ольга Соловьева. — «Еш кына аңа: «Ярый әле син бар, Анна!» — дип әйтә иде». Әтисе кенәзләрдә йорт, бакча өчен җаваплы булган, атка утыртып ханымны чиркәүгә йөрткән. Кенәз хатыны әнигә кыйммәтле бүләкләр биргән. «Андый чибәр, ак йөзле ханымнарны минем башка очратканым булмады», — дип сөйли иде әнием. Хвощинская идарә иткәндә монда бик күпләп бакыр табыла, хәтта Кукмара алпавытларыннан крепостной ир-атлар сатып алынып, эшкә җигелә. Бакыр Мәскәүгә, Санкт-Петербургка озатылган.

Шарлавык, дәва һәм бүгенге көн 

Ольгинода бүген 38 хуҗалыкта 55 кеше яши. Җәй көне биредә «пик» сезоны: шарлавык суы дәвалау үзлегенә ия дип, Мөслимнән, Әлмәттән, Казаннан киләләр. Бакыр шахтасында чишмә булуы, аның җир астыннан бәреп, суга кушылуы бәхәссез. «Базары, бакыр базлары белән дан тоткан авыл бүген бик картайган. Ләкин сукмагына яше дә, карты да тузан кундырмый», — ди Рунар Сәхбетдинов. — «Көчле басым белән агучы су астында торып, нокталы гидромассаж алабыз». Киләчәктә тирәне койма белән әйләндереп, кечкенә ял йортлары ясарга дигән планнар бар. Суына бакыр кушылган Ольгино шарлавыгы менә нинди сер саклый.

Шахта серләре, революция һәм хушлашу

Ташландык шахта урынына барып, плитәләр астыннан кереп тикшерүчеләр аз булмаган. Хвощинскаядан соң шахтада әллә нинди хәлләр була: чүмеч яисә кәйлә югала, диләр. «Файдалы үзлекләре булган су, Ольгино буасына төшеп, шарлавыктан агадыр», — ди Ольга Соловьева. Хвощинскаяның урманнары Горбуновкага кадәр сузылган. Революциядән соң кенәз хатыны Натальяга «кулак» исеме тагыла. Ир-атлар икмәкне яндыра, тегермәнгә ут төртә. Кенәз хатыны Франциягә китә, шуннан соң аның хәбәре булмый. Авыл халкының бер өлеше аны сагынып, икенчесе шатланып искә ала. «Бөтен кешегә ярап бетеп булмый» дип яшәгән Наталья Хвощинская үзе артыннан бик күп сер калдырган.

Тарихи фактлар О. Соловьева сүзләренә нигезләнеп бирелде.

 


Нет комментариев