Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ышанычлы нигез салынды

Сабантуй алдыннан район башлыгы җитәкчелегендәге махсус комиссия чәчүлекләрнең торышын карады.

Бу – авыл хуҗалыгы белгечләренең язгы кыр эшләре чорындагы хезмәтенә бәя бирү. Комиссия составында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев, агрофирмалар һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы ветераннары эшләде.

– Районда 17 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелгән иде. 35 мең гектардан артык мәйданда язгы чәчү башкарылды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 

Комиссия әгъзалары көзге культураларның торышын бик яхшы дип бәяләде. “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмаларының, “Исламов” һәм “Авзалов” фермер хуҗалыкларының көзге культураларына югары бәя бирде. Язгы культуралардан бодай һәм арпа чәчелгән мәйданнары куанырлык. Комиссия кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере чәчүлекләре торышыннан да канәгать калды, “Туган як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларында үстерелүче яңа культуралар – җитен һәм киндер басуларын да карадылар. Комиссия булачак уңышка ныклы нигез салынган дигән фикергә килде.

Фото – район авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев