Уңыш өчен көрәш бара
“Намус” агрофирмасында урып-җыю белән беррәттән шикәр чөгендере алу, көзге чәчү дә бара.
Быел агрофирма 1749 гектар мәйданда язгы бодай үстерде. Хуҗалык Шуганка басуында язгы бодай суктыруны төгәлләп, Ташлыяр басуына күчте. Басуда “Агросила-Логистика” ның механикалаштырылган отряды эшли. Намуслылар көзге чәчүне дә башлады. Быел агрофирма 2405 гектарда көзге бодай чәчәргә планлаштыра.
– Агрофирманың чәчүлек җирләре 13510 гектар мәйданны били. Шуганка, Баланлы, Ташлыяр, Михайловка, Салауз-Мухан, Олы Чакмак, Үрнәк авыллары басуларында эшлибез. Комбайннарның барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Урып-җыю эшләрендә башка районнардан килеп эшләүчеләр дә бар. Эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Техника төзек, көнгә ике тапкыр кайнар ризык әзерләнә. Кайтып йөрергә мөмкинлеге булмаганнарга тулай торактан түләүсез нигездә бүлмә бирелә. Хезмәт хакы югары, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кашафетдинов.
Фотода "Намус" агрофирмасы шоферы Руслан Андреев. Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 5 сентябрь санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев