Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Техник культуралар – финанс нигезе

Әлеге культураларның мәйданы елдан-ел арта бара

Соңгы елларда район авыл хуҗалыгы формированиеләре техник культуралар үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген районда эшләп килүче “Август-Мөслим”, “Туган як” һәм “Намус” кебек эре агрофирмалар рапс, көнбагыш, соя үстерәләр. “Туган як” агрофирмасы исә узган елдан башлап киндер дә үстерә башлады.

– Быел техник культуралар 27,4 мең гектар мәйданда үстерелде. Рапс – 8 мең гектарда, 15,3 мең гектарда көнбагыш, 2,6 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере, 1005 гектар киндер һәм 481 гектарда соя игелде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров. – Рапсны хуҗалык җитәкчеләре “кара алтын” дип йөртә. Көнбагыш, соя һәм киндер дә май алу өчен кулланылучы культуралар булып тора. Аларны үстереп сату нәтиҗәсендә хуҗалыклар финанс мөмкинлекләрен нәтиҗәле арттыруга ирешә.

“Туган як” агрофирмасы да техник культуралар биләгән мәйданны елдан-ел арттыра.

– Быел 2750 гектарда көнбагыш үстердек. Бу культураның уртача гектар биреме 32,5 центнер тәшкил итте. Бик яхшы күрсәткеч бу, – ди “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров. -  Шулай ук 2550 гектарда рапс үстерелде, аның гектар күрсәткече - 22,4 центнер. Киндер үстерү мәйданын быел арттырдык, ул 615 гектар тәшкил итте. Уртача гектар күрсәткече 6,5 центнер булды. Бу культураның мәйданын киләсе елга тагын да арттыру ниятебез бар. Бүгенге көндә барлык төр техник культуралар да җыеп алынды.

“Туган як” агрофирмасында һәрвакыт эзләнүгә һәм яңалыкка омтылып эшлиләр. Күптән түгел хуҗалык “Кыр көне”н үткәрде. Аның темасы “Көнбагыш һәм аның төрләре” дип билгеләнгән иде. Чарага төрле компанияләрдән вәкилләр, авыл хуҗалыгы белгечләре килде. 

– Без әлеге чараны үзебез өчен, белгечләр белән киңәшләшү, аларның фикерләрен тыңлау, тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрдек. Без көнбагышны орлыкка сату өчен үстермибез. Быел үзебезнең тәҗрибә кишәрлекләрендә көнбагышның 24 төрле гибридын үстереп карадык. Үзебезнең илнекен дә, чит илләрдән кертелгән орлыкларны һәм гибридларны да сынап карадык. Бу алым безнең туфрак өчен кайсы гибридның туры килүен, кайсын үстергәндә югары уңыш алып булуын,  кайсының безнең һава торышына чыдам булмавын ачыкларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә без үзебез өчен иң яхшы дип саналган орлыкларны сайлап алып, гомуми басуларда үстерәчәкбез. Фәнни технологияләргә нигезләнеп эшләү авыл хуҗалыгы тармагында югары уңыш алырга ярдәм итә, - ди Раил Җиһангиров.

“Туган як” агрофирмасы инвесторы, “Чаллы икмәге” генераль директоры Рафаэль Юнысов Кыр көнендә киндер сабагын эшкәртү буенча завод төзү турында идеясе белән бүлешкән иде. Бүген инде агрофирмада әлеге завод төзелеп килә.

– Киндер үстерү һәм җыю мәшәкатьле булса да, файдасы икеләтә күп. Киндер орлыгы - май өчен, сабагы сүс алу өчен кулланыла. Яңа елга кадәр заводны эшләтеп җибәрү максатын куйдык.  Узган ел 4,2 тонна киндер сабагы җыйган идек. Аны, төргәкләп, саклауга куйдык. Заводның үзебездә булуы һәм чималның да үзебездә эшкәртелүе күп чыгымнардан саклап калачак, - ди Р. Җиһангиров.

Яңалык кертү җиңел генә бирелми. Әмма “Туган як” агрофирмасы хезмәтчәннәре сынатмыйлар, авырлыклар алдында югалып калмыйлар. Шуңа "Туган як" агрофирмасы кырларында үстерелгән культуралар да югары һәм сыйфатлы уңыш белән сөендерә.

Фото - Р. Җиһангировның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев