Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Терлекләргә куркыныч яный

Республикада бруцеллез белән авыру очраклары ачыкланды

Соңгы елларда республикада терлекләр арасында бруцеллез таралу хакында хәбәрләр әледән-әле кабатланып тора. Июнь аенда әлеге авыру тагын баш калкытты. Балтач районының “Насыйров” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм Балык Бистәсе районындагы “Кама-Агро” җәмгыятендә бруцеллез табылды.

Районда “Август-Мөслим” агрофирмасыннан тыш, берничә фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыклар терлекләр үрчетә. Бруцеллезны кисәтү максатында киңәшмә узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчеләргә киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

– Районда 5680 мөгезле эре терлек исәпләнә. Малларның 4896сы – “Август-Мөслим” агрофирмасыныкы, 784 терлек крестьян-фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Шәхси хуҗалыкларда 4592 мөгезле эре терлек бар. Бруцеллез бик зур югалтуларга китерә. Районда авыру таралмасын өчен, терлекләр тотучы хуҗалыкларның кагыйдәләрне төгәл үтәве мөһим. Карантин һәм кисәтү чараларын төгәл башкару маллар арасында инфекция таралуын булдырмаска ярдәм итәчәк. Районга терлекләр алып кайтучы шәхси эшмәкәрләр ветеринария берләшмәсенең, полиция һәм авыл җирлекләре башлыкларының игътибар үзәгендә булырга тиеш, – диде Альберт Хуҗин.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов бруцеллезны кисәтү өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырды.

– Читтән терлекләр сатып алганда, ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Яңа алынган терлекләрне район ветеринария берләшмәсендә теркәтергә, 30 көн дәвамында карантинда тотарга кирәк. Яңа кайткан терлекләр белән хуҗалыктагы маллар контактта булмаска тиеш. Терлекләрне ветеринария документларыннан башка алмаска киңәш итәбез. Ветеринарларга, терлекләрдә йогышлы авырулар булмавын ачыклау өчен, диагностик тикшеренүләр үткәрергә рөхсәт итәргә кирәк. Авыру билгеләре булганда, тиз арада ветеринария берләшмәсенә хәбәр итүегез сорала, – диде Ришат Шәяхмәтов.

Бруцеллез дәвалауга бирешми. Авыру йоктырган терлекләр мәҗбүри рәвештә юк ителә. Этләр һәм мәчеләр бруцеллез йоктырганда, аларны дәвалау өчен антибиотиклар кулланыла. Дәвалауга карамастан, алар авыруны йөртүчеләр булып исәпләнә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев