Район башлыгына быелгы оннан пешерелгән беренче икмәкне алып килделәр
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгына быелгы оннан пешерелгән беренче икмәкне алып килделәр

Альберт Хуҗин үз чиратында Исламовлыларга, урып-җыюда катнашкан барлык белгечләр һәм механизаторларга тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде.

Быелгы һава торышы игенчеләрне тагын бер кат сынады. Уңышның муллыгына сөенеп, бөртекләрне җыеп-алуга керешү белән яңгырлар башланып китте. Шулай да, игенчеләр, аграрийлар җитәкчеләре һәм белгечләре сынатмадылар. Һава торышының бераз гына аязуына янәдән кырга, мул булып җитешкән игеннәрне җыеп алырга ашыктылар. Урып-җыюга беренчеләрдән булып керешкән “Исламов” фермер хуҗалыгы урып-җыю эшләрен дә беренче булып төгәлләделәр. Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы һәр гектардан уртача 35 центнер тәшкил итте. Хуҗалыкның гомуми чәчү мәйданы - 7 мең гектарга якын. Урып-җыюны югалтуларсыз, уңышлы тәмамлау уңаеннан хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов үзенең ярдәмчеләре белән район башлыгы Альберт Хуҗинга быелгы оннан пешерелгән беренче икмәкне алып килделәр. Альберт Хуҗин үз чиратында Исламовлыларга, урып-җыюда катнашкан барлык белгечләр һәм механизаторларга тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев