Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлык кына димәгез...

Район хуҗалыклары сыйфатлы чәчүлек орлык белән генә эш итә. Бу аңлашыла да, авыл хуҗалыгы культураларыннан мул уңыш алыйм дисәң, төп агротехник таләпләрнең берсе сыйфатлы орлык булуын истә тоту зарур.

Язгы чәчүгә орлык әзерләү турында Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев белән сөйләштек.

– Мизхәт Мирхатыйпович, уҗымнарның торышы ни хәлдә?

– Бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан югары уңыш алу өчен туфракны сыйфатлы итеп әзерләргә кирәк. Былтыр көз 17 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чәчелде. Кышкы чорда анализ өчен уҗым басуларыннан монолит алынды. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, көзге культураларның торышы канәгатьләнерлек.

– Язгы чәчү өчен күпме чәчүлек орлык әзерләнде?

– 2024 ел уңышы өчен 10206 тонна чәчүлек орлык әзерләнде. 8449,2 тонна орлык тикшерелеп, аның ГОСТ таләпләренә туры килүе ачыкланды. Бу планның 83 процентын тәшкил итә. Саннардан күренгәнчә, яхшы орлык белән эшләүчеләр һәр гектардан 4-5 центнер өстәмә уңыш алуга исәп тота ала. Уңыш язмышы районлаштырылган һәм перспектив сортлар белән эшләүгә дә бәйле. Район хуҗалыкларында көзге бодайның “Скипетр”, “Московская-56”, “Туранус”, “Казан-560”, арышның “Зилант”, “Татьяна”, язгы бодайның “Ульяновская-105”, “Тулайковская-108”, “Архат”, “Радмира”, “Экстра”, “Бурлак”, арпаның “Нур”, “Камашевский”, “Орлан”, “Тевкеч”, “Эндан”, борчакның “Кулон”, “Фрегат”, карабодайның “Яшьлек”, “Девятка” сортлары игеләчәк.

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев