Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Мул уңыш алуга нигез бар

Сабантуй алдыннан махсус комиссия чәчүлекләр торышын карады

Махсус комиссия составында авыл хуҗалыгы белгечләре һәм шушы өлкәдә хезмәт куйган аксакаллар эшли. Алар “Август-Мөслим”, “Туган як”, “Намус” агрофирмаларының, эре һәм вак фермер хуҗалыклары басуларын карап кайтты.

– Быел язгы чәчү 54749 гектар мәйданда башкарылды. Ел елга охшамый. Быел яз башында һава торышы җылы булса да, дымлылык зур булу сәбәпле, күп басуларга кереп булмады. Шулай да авыл хезмәтчәннәре сынатмады, чәчүне кыска вакыт аралыгында башкарып чыкты. Шөкер, ай буе көткән яңгырлар да явып үтте, әмма яңгыр әле һаман да кирәк. Бүген, басуларны карап чыкканнан соң, мул уңыш алырга нигез бар, дип әйтә алабыз. Басу-кырлар яхшы итеп эшкәртелде, чәчүлекләр матур итеп тишелеш бирде. Көздән чәчелгән мәйданнар да яхшы үсеш алды. Мөслим – аграр район, шуңа авыл хуҗалыгының нәтиҗәле эшләве бик мөһим. Безне җир туендыра, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Махсус комиссия составында озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән, Мөслим районының мактаулы гражданины Ильяс Зиннуров та бар. ул чәчүлекләр торышына югары бәя бирде.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 5 июнь саныннан укыгыз. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев