Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кырдагысы түгел, амбардагысы – икмәк

“Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесендә тәүлегенә 1500-2500 тоннага кадәр икмәк киптерелә

Быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен киеренке шартларда алып барды. “Икмәк, шөкер, мул күренә”, – дип куанып җыярга керешкәч кенә яңгырлар эшне туктатты. Ике атна дәвам иткән яңгыр җитәкчелекне дә, игенчеләрне дә борчуга салды. Кояшлы көннәргә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән дә ныграк сөенүче булмагандыр. Дымлылыгы югары булган икмәкне тиешенчә киптерү өчен махсус киптерү комплекслары һәм көчле элеватор кирәк бит.

“Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе өчен җаваплылык икеләтә зур. Җәмгыять “Август-Мөслим” агрофирмасына гына түгел, ә Азнакай, Лениногорск һәм Минзәлә районнарына да хезмәт күрсәтә.

– “Август” компаниясе Мөслим ашлык кабул итү предприятиесен 2018 елда үз канаты астына алды. Шул вакыттан бирле без берничә районнан икмәк кабул итеп, аны чистартуда һәм тиешле корылыкка җиткерүдә ярдәм итәбез, – ди “Август-Мөслим” ашлык кабул итү җәмгыяте генераль директорының урынбасары Рәшит Галиев. – “Август” компаниясе составына кергән елны “Веста-50” ашлык киптерү комплексын куллана башладык. Алга таба “Алтай-85” һәм “Алтай-65” ашлык киптерү һәм чистарту комплекслары урнаштырылды. Комплекслар бик яхшы эшли. Икмәкнең дымлылыгы югары булуына карамастан, бер тапкыр да өзеклекләр булмады. Яңа комплекслар сәгатенә 65-85 тонна ашлык киптерү һәм чистарту мөмкинлеген бирә. Предприятиегә китерелгән икмәк тиешле таләпләргә туры килерлек итеп чисртартыла, киптерелә һәм складларга урнаштырыла. “Август” компаниясе ярдәме белән ашлык кабул итү предприятиесе дә яңарыш кичерде, заманча техник җиһазлар бәрабәренә яңа техник мөмкинлекләр булдырылыды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев