Камил Шәеховның умарталыгында 50 умартачы җыелды
«Яхшы белгечләр» төркеменә кергән умартачылар өчен бу чара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып торды
Дусай авылында Камил Шәеховның умарталыгында республика семинары үтте. "Яхшы белгечләр" төркеменә кергән умартачылар өчен бу чара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып торды. Камил абыйның умарталыгы Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән бу көнне 50 умартачыны кабул итте. Семинарда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә умартачылык буенча куйган хезмәте өчен Камил Шәеховка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Семинар күргәзмә-материалларга да бай булды. Умартачылык юнәлешендә эшләнгән яңа технологияләр, эш кораллары һәм яңа төр умарта оялары һәркем өчен кызыклы булды.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев