Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икмәк өчен көрәш дәвам итә

Табигать-анабыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен сынауларны җибәреп кенә тора

Язгы чордагы кызу көннәрдән соң салкыннар башланып, матур гына үсеп килүче үсентеләргә зыян китерсә, җәй башындагы кызу көннәрдә явымнар булмады, дым җитмәде. Табигать каршылыкларын җиңә-җиңә үстерелгән икмәкне урып-җыю башлангач, игенчеләр янәдән сынау алдында калды. Һәр көн диярлек яуган яңгырлар урып-җыюны тоткарлый.

Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бирешми: икмәкне җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 23 августка 24 меңнән артык гектар мәйданда икмәк суктырылган. Бу урып-җыю башкарыласы барлык мәйданның 47 процентын тәшкил итә.

– Табигать сынап торса да, быел басуларда икмәк күп, уңыш куанырлык. “Туган як” агрофирмасында, “Исламов” фермер хуҗалыгында көзге бодайдан 30-35 центнер уңыш алдылар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Бүгенге көндә районда гектар биременең уртача күрсәткече 27 центнерны тәшкил итә. Соңгы ике көндә һава торышы коры, кояшлы көннәр бүләк итте, аграрийлар бар көчне урып-җыюга юнәлтте. Районда көзге культураларны җыю тулысынча төгәлләнде.

Ындыр табакларына кайткан икмәк дымлы булу сәбәпле киптерелә. Бүгенге көндә районда 13 киптерү комплексы исәпләнә һәм алар барысы да эшли.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 23 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев