Язгы чәчүлекләрне бәяләү: агрономнар, җитәкчеләр һәм фермерлар катнашуында комиссия эшчәнлеге
Агрофирма җитәкчеләре, белгечләр үз фикерләрен җиткерделәр
Чәчүлекләрне кабул итүне механизаторлар, җитәкче һәм белгечләрнең язгы кыр эшләре чорындагы җаваплы хезмәтенә бәя бирү дип аңларга кирәк.
Бүген район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Россельхозцентр” белгечләре, агрофирма, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм агрономнары катнашында чәчүлекләрнең үсеше, аларның торышын бәяләү буенча комиссия эшләде.
Алар басуларда булып чәчүлекләр белән таныштылар, аларның чәчелешенә, үсешенә, тукландырылышына бәя бирделәр. Агрофирма җитәкчеләре, белгечләр үз фикерләрен җиткерделәр.
Фәридә Гайнетдинова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев