Язгы чәчү эшләре көннән-көн активлаша
Көннәр аяз, кояшлы торганда районыбыз игенчеләре һәр минутның кадерен белеп эшлиләр.
Районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре көннән-көн активлаша.
Басуларга язгы бодай, көнбагыш, борчак, рапс, арпа чәчелә.
25 апрельгә барлыгы 9164 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Бу планның 16,6%ын тәшкил итә.
Көнлек чәчү 1809 гектар тәшкил итте.
Басуларда 22 агрегат эшли, – дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән
Фотолар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев