“Яшел урак” башланды
Авыл хуҗалыгы формированиеләре печән әзерләүгә кереште.
Сыерның сөте мул һәм сыйфатлы булсын өчен, малларны тиешле таләпләргә туры китереп ашатырга кирәк. Терлекләргә фураж ничек кирәк булса, печән, салам да шулай ук кирәк һәм файдалы. Яхшы сыйфатлы печән, мәсәлән, сөтнең майлылыгын арттырырга ярдәм итә.
ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен узган брифингта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү кампаниясе турында сөйләде.
– Республикада 71,7 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылды, бу барлык мәйданның 21 процентын тәшкил итә. 372 мең тонна сенаж массасы һәм 18 мең тонна печән әзерләнде. Бу – 1 шартлы терлеккә 2,7 центнер азык берәмлеге туры килә, дигән сүз. Әлегә терлек азыгы күләме аңа булган ихтыяҗның 6,8 процентын тәшкил итә. Быел 3,3 миллион тоннага якын сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 330 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак, – диде министр.
Районда терлекчелек юнәлешендә эшләүче аграрийлар әллә ни күп түгел. Терлекләрнең күп өлеше “Август-Мөслим” агрофирмасында исәпләнә, анда 4894 мөгезле эре терлек тәрбияләнә. Моннан тыш районда терлекчелек юнәлешендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары да бар.
Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык төлеге идарәсеннән.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев