Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Фәнни нигездә эшлиләр

“Туган як” агрофирмасында икенче тапкыр Кыр көне узды.

 “Туган як” агрофирмасы соңгы берничә елда “Ака- демия семян” җәмгыяте һәм Татарстан фәнни-тикшеренү институты белән тыгыз элемтәдә эшли. Агрофирмада “Чаллы икмәге” җәмгыятендә икмәк эшләнмәләре җитештерү өчен югары сортлы бодай һәм арыш үстерелә.

Агрофирманың тәҗрибә басуында узган Кыр көнендә “Чаллы икмәге” җәмгыяте вәкилләре, Урал селекция үзәге, “Татагрохимсервис”, “Агросфера” оешмалары вә- килләре, төрле районнардан килгән авыл хуҗалыгы бел- гечләре катнашты.

Бүген без бодайның яңа сортларын күрсәтер- без. Яңа сорт бодайның без- нең туфракта ничек үсүе, күпме уңыш бирүе, аларны эшкәртү хакында сөйләр- без, – диде “Туган як” агро- фирмасы директоры Раил Җиһангиров. – Без өч ел дә- вамында Татарстан фән- ни-тикшеренү институты белән берлектә бодайның яңа сортларын чыгару буен- ча эшлибез. Көзге бодай- ның гектар биреме уртача 65 центнерны тәшкил итте. Быел көз шушы яңа сортны чәчәргә ниятлибез.

“Чаллы икмәге” җәмгыя- те генераль директоры Ра- фаэль Юнысов, чарада кат- нашучыларны сәламләп, “Туган як” агрофирмасы- ның бүгенге уңышларына ихластан сөенүен белдерде. “Туган як” агрофирма- сында фәнни эш алып ба- рыла. Мин моңа бик сөенәм! Элек чәчү һәм уңышны җыеп алу белән генә шөгыльләнсәк, бүген мул уңыш бирүче яңа сортлар җитеш- терү буенча да эшлибез. Яңа сорт бодайның сыйфаты искиткеч яхшы! Элек икмәк сыйфатын ГОСТ таләпләре буенча тикшерсәк, хәзер Европа стандартларына йөз тотабыз. Агрофирмада үскән бодай бар яктан да Европа стандартларына туры килә.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл  утлары» газетасының 2025 ел 8 август саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев