Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Аграрийлар көзге культураларны тукландыруга кереште

«Туган як» һәм «Намус» агрофирмалары беренчеләрдән булып көзге культураларны тукландыру эшләрен башлап җибәрде. Бу агрочара бигрәк тә игенчелек тармагы өчен зур әһәмияткә ия

Ни өчен көзге культураларны тукландыру мөһим?

Язгы чорда көзге культураларның үсеше туфрактагы туклыклы матдәләр запасына бәйле. Кышкы чордан соң үсемлекләрне аммиаклы селитра белән тукландыру аларга яңа көч тупларга,  сабак үстерергә, башакларны формалаштырырга һәм киләчәктә югары уңыш алырга ярдәм итә. «Туган як» һәм «Намус» агрофирмасы белгечләре азотлы ашламалар кертүнең төгәл күләмен исәпләп, туфракның торышын өйрәнгәннән соң тукландыру эшләрен башларга мөмкин дигән фикергә килделәр. Бүген көзге культуралар чәчелгән кырларда эшчеләр заманча техника һәм алымнар кулланып тукландыру эшен башлап җибәрделәр.  

Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев