Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Агитбригада басу-кырларга барды

Игенчеләрне сәламләргә район башлыгы Альберт Хуҗин да барды.

Район мәдәният йорты үзешчәннәре быел да басу-кырларга барып, игенчеләргә концерт куйды. Агитбригада үз чыгышларын “Исламов” фермер хуҗалыгында башлады. Игенчеләрне сәламләргә район башлыгы Альберт Хуҗин да барды.

Төшке аш вакытында комбайнчылар агитбригада чыгышы һәм концерт программасы карадылар. Илгиз Исламов беренче йөз тонна ашлыгын суктырган комбайнчыларны бүләкләде һәм премияләр тапшырды.

Бүгенге көндә хуҗалыкның Мөслим белән Олы Чакмак арасындагы басуында язгы бодай суктыру бара. 387 гектар мәйдан биләгән басуда барлыгы 14 комбайн, янгын сүндерү һәм ягулык салу машиналары эшли.

Л.Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев